Яратып карасаң (исполнитель: Гузель Уразова)

Әгәр бик-бик теләсәң,
Күктән бәхет яңгырын коярга була ул,
Көзге салкын төннең дә
Бик назлы икәнен тоярга була ул,
Яратып карасаң...

Яратып карасаң,
Яратып карасаң,
Бар дөнья да матур ул.

Җан сөйгән ярны гына
Чын йөрәктән сөеп иш итеп була ул,
Сап-салкын боз эчендә
Кап-кайнар йөрәкне ишетеп була ул,
Яратып карасаң...

Яратып карасаң,
Яратып карасаң,
Бар дөнья да матур ул.

Бәхеттән шашканда да
Татлы күз яшенә чыланып була ул,
Болытка качып кына
Елмайган кояшта җылынып була ул,
Яратып карасаң...

Яратып карасаң,
Яратып карасаң,
Бар дөнья да матур ул
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Kof-это  Засыпай баю бай  Бумбокс feat Ассаи  КОГДА МОИ ДРУЗЬЯ СО МНОЙ  Yoon jong  Любви нет и точка  Когда я вижу свет в твоем окне  Hollywood Fm 
О чем песня
Гузель Уразова - Яратып карасаң?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен