Төшәрмен исләреңә....Теләрсең кочакларга, Янарсың учакларда. (исполнитель: Гузель Уразова)

Керермен төшләреңә,
Төшәрмен исләреңә.
Минем генә исем китмәс
Синең ул хисләреңә.

Теләрсең кочакларга,
Янарсың учакларда.
Әмма синең яннарыңда
Мин булмам ул чакларда.

Тарарсың чәчләреңне,
Көтерсең дәшкәнемне.
Минем кулъяулыгым белән
Сөртерсең яшьләреңне.

Теләрсең кочакларга,
Янарсың учакларда.
Әмма синең яннарыңда
Мин булмам ул чакларда.

Килерсең яннарыма,
Басарсың алларыма.
Барыбер түзә алмассың
Йөрәгең янганына.

Теләрсең кочакларга,
Янарсың учакларда.
Әмма синең яннарыңда
Мин булмам ул чакларда.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Amaroka  Бэшэг  Faberlic  Qristine Pepelyan hrajesht  Туруушин  Niran  Sromae 
О чем песня
Гузель Уразова - Төшәрмен исләреңә....Теләрсең кочакларга, Янарсың учакларда.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен