Гомер утә (исполнитель: ♫ Гузель Уразова)

Үтә гомер дигәннәре,
Таң ата да кич була.
Уткәннәрне уйлый-уйлый
Кайвакыт куңел тула.

Еласаң да, җырласаң да,
Үткәннәр кабат кайтмый.
Гомер дәрьяларында
Сулар кирегә акмый.

Дөнья артынан куабыз
Иртәсен дә, кичен дә.
Әйләнәбез тиен сыман
Тормыш тәгәрмәчендә.

Еласаң да, җырласаң да,
Үткәннәр кабат кайтмый.
Гомер дәрьяларында
Сулар кирегә акмый.

Булганына шөкер итеп,
Шатланыр вакыт табыйк.
Кабатланмаслык көннәрнең
Кадерен белеп калыйк.

Еласаң да, җырласаң да,
Үткәннәр кабат кайтмый.
Гомер дәрьяларында
Сулар кирегә акмый.

Сулар кирегә акмый...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Cabaret  Open your soul  Lovebug  Ты обо мне не вспоминай  Silbermond teil von mir  E I e I e  Саша моя  Like a love song 
О чем песня
♫ Гузель Уразова - Гомер утә?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен