Соңгы димә (исполнитель: Гузель Уразова)
" Соңгы чәчәк, соңгы гөлләр",- димә?!. Тик быелга алар соңгысы... Кышлар үткәч, яңа язлар килер, Гөлләрнең дә булыр яңасы. Соңгы димә, ахырзаман түгел, Ышандырма әле җаныңны?.. Соңгы димә, кабул итми күңел, Һәрнәрсәнең була дәвамы... " Соңгы җырым, соңгы көем",- димә?! Җыр телендә - җаннар авазы. Йөрәк моңнарына каршы килмә, Күпме кеше отып аласы. Соңгы димә, ахырзаман түгел, Ышандырма әле җаныңны?.. Соңгы димә, кабул итми күңел, Һәрнәрсәнең була дәвамы... " Соңгы көнем, гомер соңы",- димә?!. Тик бер Ходай белә анысын. Таңнар аша яңа көннәр килә, Өметле ит һәрбер яңасын. Соңгы димә, ахырзаман түгел, Ышандырма әле җаныңны?.. Соңгы димә, кабул итми күңел, Һәрнәрсәнең була дәвамы...