Өемә шатлык тулсын (исполнитель: ♫ Гузель Уразова)

Матур гөлләр үстерәмен,
Өемә бәхет теләп,
Ул гөлләрнең гомерләре
Миннән икәнен белеп.
Өебездә һәммәбезгә
Шатлык бирсен гөлләрем.
Ямьле булсын өебез дә,
Шуны тели йөрәгем.

Туган көннәр генә түгел,
Һәр көне ямьле булсын.
Бәхет тойсын безнең күңел,
Өемә шатлык тулсын.

Тәмле ашлар пешерәмен,
Чиксез ярату белән,
Өебездә һәммәбезгә
Исәнлек- саулык теләп.
Ниләр генә эшләсәм дә,
Якыннарым - күңелдә.
Аларны да, гөлләрне дә
Яратырмын гомергә.

Туган көннәр генә түгел,
Һәр көне ямьле булсын.
Бәхет тойсын безнең күңел,
Өемә шатлык тулсын.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Искупление мишин  Siro Gisher Alla Levonyan  Дорн так сильно  Dan Bull Assassins Creed  Овут Витя я простой Распиздяй  Безумно можно быть первым  С листопадом Трафик ОПГ 
О чем песня
♫ Гузель Уразова - Өемә шатлык тулсын?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен