Дусларым. (исполнитель: Эмиль Айзатулла)
Дусларым. (Дусларыма багышлана...) Көнен дә, төнен дә Якын дуслар гел һаман да бергә! Бер төрле уебыз – Шуңа аралашып туймыйбыз! Беркайчан белмәдек Юкка үпкәләшеп йөрүне, Шатлыгы- кайгысы – Булды безнең бергә барысы... Кушымта: Дус, дус, дусларым, Йөрәктәге җырларым! Ниләр генә булса да – Бергә булыйк, дусларым! Ялларда, бәйрәмдә Тырышабыз бул(л)ырга бергә! Чын дуслар- егетләр! Бармы тагын безнең кебекләр? Казанны урыйбыз Кызлар белән танышабыз, уйныйбыз... Дискоклуб, ресторан – Юктыр урын бергә булмаган! Кушымта: шул ук. Дөньясы ашыга – Мәшәкате- борчулары башымда... Тик күңел түрендә Дуслар исемнәре бүген дә! Тормышның юллары Булсын бергә бара торганы! Шуңа да җырларым Сезгә багышланган, дусларым! Кушымта: шул ук. 02.06.2008 Ришат Галимов