Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Бу ясалма бикләнү сиңа бер дә килешми.
Ялгыз күңел ачлыгы иреннәреңне тешли.
Яшь йөрәктә тойгылар килеп туа рәхимсез.
Буып ташла аларны, үзең болай да хәлсез.

Тагы бер эз калдырып китер адәм баласы.
Кем калдырса да ярый, булсын иде файдасы.
Кайсы китә офыкка, кайсы китә урыска...
Бәхет тапсаң, онытма: миңа да әйтче, дускай!

Ап-ак күзләремнән кара яшьләр тама
каләм бүген елый, фикрем бутала
Язны көтә-көтә юкка кышны котырттым
Күмер булып янып бетте яшьлек утыны...

Син дә яндың бүген минем кочагымда
Син дә чумдың бүген хисләр учагына
Иреннәрем пеште синең кайнар тәнеңә
Мин синеке, син минеке инде мәңгегә

Нигә авыз иттем синең чишмәңнән,
Ул бит минем өчен акмый, җитте яшермә!
Төшми күзең тәрәзәдән өйдә булсам да,
Син барыбер бүтәннеке күпме кусам да,
Җибәрергә көчем җитмәс.
Аңла һәм кичер
Сине генә уйлыйм төнлә, иртә һәм кичен.
Үзем кереп адаштым юл күрсәтеп дустыңа
Мин дә калдым эләгеп бу тегермән астына.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Som давай забудем  Мой сын Женя Тополь  С каждым дыханьем  Константа москва москва  В этот час Александр Патлис  Schokk- хроника прошлого 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен