Гөлем сулды (исполнитель: Зәйнәп Фәрхетдинова)

Түр бакчама гөлләр чәчтем,
Алларын сайлап кына,
Алар сары чәчәк атты
Хәйраннар калдым шуңа!
Алар сары чәчәк атты.
Хәйраннар калдым шуңа
Алар сары чәчәк атты
Хәйраннар калдым шуңа

Алны сөюгә юрыйлар- 
Ә сарыны сагышка.
Кабул булды юраулары-
Җаным ачы сагышта.

Сары чәчәк йөрәгемнең 
Сагышын тояр микән.
Җаным ялкыннарда яна- 
Еракта калды иркәм
Җаным ялкыннарда яна
Ятларны сөя иркәм.

Күз алларым күк томан
Бәхетемне  юксынам.
Яши идек лә бер гөлнең  
Пар чәчәкләре  сыман.

Күз алларым күк томан
Бәхетемне  юксынам
Яши идек лә бер гөлнең  
Пар чәчәкләре  сыман

Гөлем сулды җилләрдә,
Көзгә кергән көннәрдә.
Голем дә юк, ярым да  юк 
Зарым сөйлим кемнәргә. 

Куандырмас гөлләрем  лә
Гөрләп чәчәк атсада,
Кайтмас инде мәхәббәтем
Киткән ярым кайтса да.

Күз алларым күк томан
Бәхетемне  юксынам
Яши идек лә бер гөлнең  
Пар чәчәкләре  сыман
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Champagne coast  And all that jazz  Just give me a  Я отдал тебе все  Всё идёт  Макс корж - где твоя любовь сука  Ми ми  The key 
О чем песня
Зәйнәп Фәрхетдинова - Гөлем сулды?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен