Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Тормышларның төрле мәле була,
Син бит, абый, дөньям терәге.
Яшәү елларыма юллар яра
Нык беләге, олы йөрәге.
Безне язмыш җан җепләре белән,
Кан берлеге белән бәйләгән.
Юллар уртак, без бит синең белән
Бер тамырдан, берүк гаиләдән.