Киттен ("Язмышлардан узмыш юк икэн" фильмына саундтрек) (исполнитель: Золэйлэ)

..."Хәзер кайтам" диеп киттең.
Кемнәр кисте юлларың?
Минем алтын йолдызымны
Кайсылары урлады?

Киттең, киттең, киттең, җаным.
Киттең кайтмас юлларга.
Тирән дәрьяларга түгел, 
Салдың тирән уйларга.

Канатларым идең минем, 
Үткер сүзләрем идең. 
Әйтегезче, бөркетемә 
Кемнең күзләре тиде?

Киттең, киттең, киттең, җаным.
Киттең кайтмас юлларга.
Тирән дәрьяларга түгел, 
Салдың тирән уйларга.

Кырлар буйлап сине эзлим, 
Минем өмет йолдызым. 
Хәзер кайтам дидең үзең. 
Ник калдырдың ялгызым?

Киттең, киттең, киттең, җаным.
Киттең кайтмас юлларга.
Тирән дәрьяларга түгел, 
Салдың тирән уйларга.

Бәхет юллары эзләдең, тормыш, дип, матур булсын. 
Бәгырем, йөргән эзләрең гел чәчәкләргә тулсын. 
Көмеш нурларга тулсын. 
Гөлчәчәкләргә тулсын.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Строго Вверх KRATOS  Mc god aka pers uchiha  Michael jackon  Michael jackson ft akon  Mugen Loop  Midiblack обойма  Shon-mc 
О чем песня
Золэйлэ - Киттен ("Язмышлардан узмыш юк икэн" фильмына саундтрек)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен