Хәерле юл (исполнитель: Гүзәл Уразова һәм Зөлфәт Хәким)
ХӘЕРЛЕ ЮЛ Зөлфәт Хәким көе һәм сүзләре. Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл... Бу дөньяда юллар авыр, түземле бул. Керфегеңә төшеп кунган ак кар бөртекләренең Күз яшенә әверелгән мизгеле бу. Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл, Инде кабат сине миңа китермәс ул. Тау артында котылгысыз янып калган шәфәкъ булып, Мәхәббәтнең әкрен генә сүнүе бу. Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл, Офыклардан офыкларга сузылган ул. Икебезгә язмыш биргән бәхет татлы бер мизгелнең Мәңгелектән мәңгелеккә китүе бу. Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл... [bad word] [bad word] club3524919