Мин сине гомерем буена (исполнитель: Айдар Галимов)
Син – минем җанымның яртысы, Яшисең йөрәгем түрендә, Нур сибеп барасы юлыма Балкыйсың күңелем күгендә. Мин сине гомерем буена Ышыклап барырмын җилләрдән. Өзелсә барасы юлларың – Үрермен мин күпер гөлләрдән. Без икәү – аерылмас пар канат, Беркем дә кералмас арага. Хәсрәтне бүләрбез икегә, Чит-ятлар тоз салса ярага. Дөнья бу… Бармый ул гел тигез, Шатлык бар тормышта, кайгы бар. Ал кояш булып мин балкырмын, Күгеңне капласа болытлар.