Жэйнен аяз матур таннарында (исполнитель: Мэсгут Имашев)

Җәйнең матур аяз таңнарында
Җанга рәхәт Идел ярларында,
Чык җемелди миләш яфрагында,
Елмаялар гөлләр болында.

Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.

Минем хәлләремне, минем хисне
Идел дулкыннары сөйли төсле.
Акрын Идел үзе тели төсле
Минем белән сердәш булырга.

Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.

Хәтерләтеп дулкын уйнауларын,
Уйный минем якты хыялларым,
Мәхәббәтем, дәртем, идеалларым
Күпер булыр барыр юлымда.

Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
РЭП ПРО ХАТИМАНА ХИКИГАЯ OreGairu МИРОН  Ametist mic drop  Nice vi на разных берегах  Дмитрий Колодан - Пангея Книга  Рихьание пшъашъэхэ Айдамир Эльдаров  Out of mind из сериала Маргоша Miusha  Виктория разговаривает с Райли 
О чем песня
Мэсгут Имашев - Жэйнен аяз матур таннарында?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен