Яннарымда әгәр син булмасаң (исполнитель: Илдар Мәгъдәнов)

Илдар Мәгъдәнов көе
Зоя Ярмөхәмәтова сүзләре

Чәчлремне йомшак җилләр сыйпый, 
Ул җилләрдә синең назларың, 
Йөрәгемә яңа сулыш бирә, 
Синең бүләк иткән язларың. 

Нигә кирәк миңа алсу таңнар, 
Ул таңнарымда син булмасаң? 
Нигә кирәк миңа чагыл шәфакъ, 
Күңелемне син юатмасаң?

Уйларымда гына сагындыра, 
Бик тиз үтеп киткән җәйләрем, 
Талгын нурын һаман да югалтмый, 
Синең белән үткән көзләрем. 

Нигә кирәк миңа ямьле җәйләр, 
Сандугачын ялгыз тыңласам? 
Нигә кирәк миңа алтын көзләр, 
Моңсу чакларда син булмасаң?

Тәүге кар бөртектәрен җилпетә, 
Җитеп килгән салкын кышларым, 
Күңелемә җылы биреп торсаң, 
Җиңә алмас мине сагышларым. 

Нигә кирәк миңа ап-ак карлар, 
Сафлыгын синсез мин суласам?
Нигә кирәк миңа салкын кышлар, 
Кулларымды син җылытмасаң?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Валентин стрыкало яхта-парус  Вы мне нравитесь  Школьный выпускной школьный выпускной  Игорь Корнелюк Вальс  Paloma faith just be  Это wow  Paloma faith romance is dead  Твои прикосновения 
О чем песня
Илдар Мәгъдәнов - Яннарымда әгәр син булмасаң?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен