Ананың күңеле балада (исполнитель: Сөмбел Билалова)

Коедан су ала кыз бала,
Чиләккә күзеннән яшьтама.
Бигрәк моңсу аның күзләре
Колагында әнисе сүзләре.

Шыгырдый карт кое, уфтана.
Әнкәсе дә шулай сызлана.
Тәмле кое суын авыз иткәч,
Терелгәндәй була, җанлана.

Таң атмаган әле, тын Галәм,
ут бөркелә бары бер өйдән.
Зур урамда капка ачыла,
Аяклар коега омтыла.

Шыгырдый карт кое, уфтана.
Әнкәсе дә шулай сызлана.
Тәмле кое суын авыз иткәч,
Терелгәндәй була, җанлана.

Кыз бала күңеле анада,
Күз яшен яшерә коега.
Ананың күңеле балада,
Бер-берләрен уйлап таң ата.

Шыгырдый карт кое, уфтана.
Әнкәсе дә шулай сызлана.
Тәмле кое суын авыз иткәч,
Терелгәндәй була, җанлана.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Когда земля встречается с луною  14 Далеко от рая feat pooltworo АйсКрай  Crossfaith Quasar  Женский реп 3 Мандаринки  Запомни Артур Бесаев  Смужка Арсен Мирзоян  Винкс проснулась утром и как всегда я проспала  Ещё одну бессоную ночь Lili 
О чем песня
Сөмбел Билалова - Ананың күңеле балада?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен