"Хакым бармы?"Гөлнур Айзат сүз.Илнур Саттаров муз (исполнитель: Неизвестен)

"Хакым бармы?"

1.Нигә сине яратам мин,аңлый алмыймын.
Үз-үземнән кача алмыйм,алдый алмыймын.
Син-башканың сөйгән яры, хакым бармы соң,
Арагызга керә алмыйм, син бит аңлыйсың!
Кушымта:
Хакым бармы газапларга сине күмәргә,
Риза бит мин яратудан хәтта үләргә!
Язмышымдыр-соңлап таптым,соңладым,җаным,
Беләм мәхәббәткә түләү газабы барын!
2.Сине күрми торсам , көям, көлләргә калам,
Көнне –төнгә бәйли-бәйли сызылам, янам.
Карашларың телеп ала, ала бәгырьне,
Бу дөньяда яшәвең дә миңа кадерле!
Кушымта:
Хакым бармы газапларга сине күмәргә,
Риза бит мин яратудан хәтта үләргә!
Язмышымдыр-соңлап таптым,соңладым,җаным,
Беләм мәхәббәткә түләү газабы барын!
3.Син дә минем кебек үзең-көясең ,беләм,
Сөюеңне аңлатасың карашың белән.
Язмышларны язып булмый,булмый кабаттан,
Тормышта соң азмы икән бездәй яраткан?!
Кушымта:
Хакым бармы газапларга сине күмәргә,
Риза бит мин яратудан хәтта үләргә!
Язмышымдыр-соңлап таптым,соңладым,җаным,
Беләм мәхәббәткә түләү газабы барын!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Донт вори би хеппи bob marly  Мужчина которого я люблю Гершвин Джордж  Зоя спиридонова  Брызги Шампанского Прекраснейшее  Lets Go 2012 песня из рекламы пепси  Песня про истонца  Меланхолия Изи Ига 
О чем песня
Неизвестен - "Хакым бармы?"Гөлнур Айзат сүз.Илнур Саттаров муз?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен