КИТЭР БУЛГАЧ,КИЛМЭ СИН (исполнитель: ФЛОРИТ ВАХИТОВ)
Ильдар Ногманов көе Алсинә Сәлахова сүзләре Кайнар иреннәрең белән иркәләп, Битләремнән үпмә син, үпмә син, Яратса - ташламас ул диеп, Зинһар өмет итмә, итмә син. Синсез мин яши алмам, диеп, Җаннарыма тимә, тимә син, Китәр булгач ялгыз, ялгыз итеп, Яннарыма килмә, килмә син. Йөрәгемдә яулап урын алган, Хисләремнән көлмә син, көлмә син, Ятлар белән чагыштырып мине, Йөрәгемне телмә, телмә син. Синсез мин яши алмам, диеп, Җаннарыма тимә, тимә син, Китәр булгач ялгыз, ялгыз итеп, Яннарыма килмә, килмә син. Ялгышларыңны үзең таный бел, Акланулар тапма син, тапма син, Сөюләрең әгәр чынлап булса- Мәхәббәтне сакла, сакла син. Синсез мин яши алмам, диеп, Җаннарыма тимә, тимә син, Китәр булгач ялгыз, ялгыз итеп, Яннарыма килмә, килмә син.