Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Зәп-зәңгәр Кара диңгез,
Икәү бергә йөзәбез,
Безгә сокланып кала
Акчарлаклар.
Салмак кына дулкыннар,
Безнең белән уйныйлар,
Суда күренеп кала
Зур балыклар.

Сөю диңгезләре барып тоташадыр
Чиксез океанга.

Җәйнең аяз күгендә,
Якты кояш күренә,
Безгә җибәреп тора
Ул нурларын,
Икәү бергә йөзәбез,
Зәңгәр суны гизәбез,
Диңгез уйнатып тора
Дулкыннарын.

Сөю диңгезләре барып тоташадыр
Чиксез океанга.
Нигә шулай күңлем ашкынадыр
Һаман синең янга.

Безнең ап-ак җилкәннәр
Күкне куып җитәрләр,
Ерак калмады инде
Офыкларга.
Синең белән булганда,
Утларда да, суларда
Миңа куркыныч түгел
Давыллар да.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Он уходил она вслед кр я без  Чарлыышкыннын Чинчи  Чарлыышкыннын Чинчи Саая  До армии не заведи и не встречайся  Самый красивый медляк 2o11 Клуб Рай  Двигай двигай своим телом vol1  Венчание сл А Константиновой  Vorpes mi zarik АРМЯНСКОЕ ТРИО Женик 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен