Без биш бала устек энкэй белэн (исполнитель: Фидаиль,Фирдия,Фидарис,Алсу,Миляуша)

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Бишек җырын җырлап төннәр буе,
Без үскәнне көткән тилмереп.

Без биш бала үстек - Әнкәй белән -
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,
Биш кайгысы булдык кайчакта.

Без үскәндә күпме борчылулар
Күргән әнкәй гомер эчендә.
Онытмабыз, әнкәй, мәңге сине,
Рәхмәт яусын барысы өчен дә.

Хәзер инде ускән балалар без,
Кунак кына әнкәй янында.
Әниләрнең олы йөрәгенә
Изгелекнең сыйган барсы да.

Санап кына бетерерлек түгел
Әнкәйләрдән күргән игелек.
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Zelim  Руки у руля автокорабля  Трое в лодке не считая собаки  Пурген мы воздушные фильтры заводов  Susie  Dave strider  Снайперы  David Bisbal-cuidar nuestro amor 
О чем песня
Фидаиль,Фирдия,Фидарис,Алсу,Миляуша - Без биш бала устек энкэй белэн?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен