Энием кузлэре (исполнитель: Гузель Уразова)
Әнкәем күзләре, Кызартмам йөзләрең, Онытмам алтындай сүзләрең. Яшьләнә күрмәсен, Кайгылар белмәсен Әнкәемнең нурлы күзләре. припев: Күрергә тилмерәм, Төшләрдә тик күрәм Әнкәемнең нурлы күзләрен. "Тәүфыйклы бул, балам, Сабыр бул," - дип кала, Чыксам әгәр ерак сәфәргә. Җитсә дә көзләре, Әнкәем күзләре Дәрт һәм куәт бирә яшәргә. припев: Күрергә тилмерәм, Төшләрдә тик күрәм Әнкәемнең нурлы күзләрен. Әнкәем күзләре Очкынлы үзләре, Йөрәктә акыллы сүзләре. Дөньяга нур чәчә, Әнкәем, мең яшә, Кояш кебек синең күзләрең.