Мин Казанда сине эзлэп таптым (исполнитель: Венера Ганиева)

Мин сагынам назлы язларыңны…
Язларда мин хыял корамын.
Язларда мин мәхәббәтем эзләп,
Мең урадым Казан урамын.

Мин Казанда сине эзләп таптым,
Мин Казанда бәхет юрадым.
Бергә узыйк язмыш урамнарын,
Бергә узыйк Казан урамын!

Мин сагынам озын кышларыңны…
Күңелемә күчә бураның.
Бураннарда сине эзли-эзли
Мең урадым Казан урамын.

Мин Казанда сине эзләп таптым,
Мин Казанда бәхет юрадым.
Бергә узыйк язмыш урамнарын,
Бергә узыйк Казан урамын!

Мин яратам җылы җәйләреңне…
Мин җәйләрдән яңгыр сорадым.
Сагышларым яңгыр юмасмы, дип,
Мең урадым Казан урамын.

Мин Казанда сине эзләп таптым,
Мин Казанда бәхет юрадым.
Бергә узыйк язмыш урамнарын,
Бергә узыйк Казан урамын!

Мин яратам моңлы көзләреңне…
Көзләрдән мин бәхет сорадым.
Икебезгә уртак бәхет эзләп,
Мең урадым Казан урамын.
Источник: [bad word] [bad word] node/4366
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Апокалипсис по голливудски  Mamamamama  День и ночь бьянка  Kim bum soo na ga nal dduh na  Больше не встречу такого друга  Resting with Russia  De Javu 
О чем песня
Венера Ганиева - Мин Казанда сине эзлэп таптым?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен