Упкэлэмэгез язмышка (исполнитель: Айдар Галимов и Айгиза Галимова)

Гүзәлия көе, Гөлфия Шакирова сүзләре

Кешедән күрмә ялгышны,
Иң элек үзең уйлан.
Ул бит синең ялгышларың,
Буласы, димәк, булган.

Киләчәккә алып барма,
Калсын алар үткәндә.
Ялгышларың гыйбрәт булыр,
Киләчәкне көткәндә.

КУШЫМТА:
Үпкәләмәгез язмышка,
Үпкәләмәгез һич тә.
Бик күп тирән серләр ята,
Күңел түрендә, эчтә.

2) Шашкын хисләргә юл бирмә,
Акыл үлчәвенә сал.
Бик авырлык булганда да,
Дөреслек юлында кал.

Үпкәләмәгез язмышка,
Ул язмыш бит синеке.
Үткәннәрең, киләчәгең,
Түгел әллә кемнеке.

3) Һәрбер кылганнарың өчен,
Иң элек син җаваплы.
Бары тик, бары үзеңнән,
Эзли күр син җавапны.

Беркайчан әйләнеп кайтма,
Җибәргән ялгышларга.
Уңышсыз булган көнеңне,
Сылтама язмышларга.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ciara Hotline  Нужный  Jamie Woon Night Air  Аккорды песни  Fischerspooner  Muddy Waters I Just Want To Make Love To You  Mandy Moore Everything My Heart Desires  Объясни мне 
О чем песня
Айдар Галимов и Айгиза Галимова - Упкэлэмэгез язмышка?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен