Сине көтәм, шәфәкъ шәүләседәй, Офыккача сузылсачы хәбәр. (исполнитель: Гузэл Уразова)

Көтәм сине.

Сине көтәм, шәфәкъ шәүләседәй,
Офыккача сузылсачы хәбәр.
Иңнәремнән таулар төшәр сыман,
Кайтам, диеп, аваз салсаң әгәр.

Кушымта:
Син дип туа миндә һәр яңа көн,
Син дип келәм җәям җилләргә.
Сукмакларга синең исемең кушам,
Синең исемең кушам гөлләргә.

Араларда кояш бата мәллә,
Сузылып ята соңгы күләгәләр.
Синнән алып миңа хәтле ара -
Мәхәббәт хыянәткә кадәр.

Кушымта.

Көтәм сине кышын ап-ак карлар,
Көзләр җиткәч сары яфрак булып.
Синнән миңа соңгы хәбәрме ул:
Узып бара кәрван-кәрван болыт.

Кушымта.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Brutto i get wet  Прошу у Бога сохранить моих  Прощай 11 а прощай школа навсегда  Шамши попурри  Prosti Menya Djana 2011 12957 - Unknown  Violion  Богатый и бедный Светлана Копылова  Звон Сабель 
О чем песня
Гузэл Уразова - Сине көтәм, шәфәкъ шәүләседәй, Офыккача сузылсачы хәбәр.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен