Язмышым син (24 сезон)♥ (исполнитель: ♥Салават Фатхетдинов)

Күзләреңдә мин яшь күрсәм, 
Кайгыларга юрый күрмәм. 
Тыела алмый елыйсыңмы син, 
Әллә яратканга күрә? Әллә яратканга күрә? 
Әллә инде, әллә инде яратканга күрә, яратканга күрә. 
Әллә инде, әллә инде яратканга күрә, яратканга күрә. 

Гомерлеккә сайлап алган 
Аккошкаем, язмышым – син. 
Яратуың чынлап булса, 
Көрәшә бел бәхетең өчен, көрәшә бел бәхетең өчен. 
Көрәшә бел, көрәшә бел бәхеткәең өчен, бәхеткәең өчен. 

Авырлыклар килгән чакта 
Яшь акканда яңагыннан. 
Иркәләрмен, юатырмын, 
Бер дә китмәм яннарыңнан, бер дә китмәм яннарыңнан. 
Бер дә китмәм, бер дә китмәм синең яннарыңнан, синең янарыңнан. 

Юатырмын, көчле кулым 
Кочар сине иңнәреңнән. 
Тормышыңның имәне мин 
Ышыклармын җилләреннән, ышыклармын җилләреннән. 
Ышыклармын, ышыклармын ачы җилләреннән, ачы җилләреннән.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Groundbreaking - The Mangle  Meni axtar darixanda  Мы поколение раша  Я Люблю Jersey  Jocke здравствуй  #ORIGINAL HIP HOP BALLER  Чё нового AK47  Самый южный юг 
О чем песня
♥Салават Фатхетдинов - Язмышым син (24 сезон)♥?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен