Көзге салкын (Ришат Галимов сүзләре) (исполнитель: Ильнур Гиниятуллин)

Көзге салкын.

Көзге яңгыр ява
Көне буе, бертуктамый,
Каплап алган шәһәр өстен соры болытлар...
Моңсу миңа, йөрәк яна, 
Көзге салкын үтте җанга,
Язмышыммы, ялгышыммы – сине югалттым?!

Кушымта:
Әллә күрмәгәнмен,
Әллә теләмәдем – 
Ерагая гына барган безнең араны?
Сөю үтеп киткән, киткән,
Кыр казлары белән
Мин озатам кайтмас язларны...

Көзге урам буйлап
Атлыйм бүген ялгыз гына,
Сагыш кебек сары яфрак сарган юлымны...
Булды бәхет булган хәтле –
Сакламадык мәхәббәтне
Араларга үтеп керде көзнең салкыны!

Кушымта:
Әллә күрмәгәнмен,
Әллә теләмәдем – 
Ерагая гына барган безнең араны?
Сөю үтеп киткән, киткән,
Кыр казлары белән
Мин озатам кайтмас язларны...

13-15.09.2008

Ришат Галимов
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Валентин Стрыкало Я стараюсь быть лучше  Валентин Стрыкало Взрослые травмы  Валентин Стрыкало Улица сталеваров  Иврит  Oren Lavie Her Morning Elegance  Oren Lavie The Opposite Side Of The Sea  Oren Lavie Locked In A Room  Oren Lavie Ruby Rises 
О чем песня
Ильнур Гиниятуллин - Көзге салкын (Ришат Галимов сүзләре)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен