Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Тезелешеп кошлар кайта Карыйм җырлы рәтләргә. Сезнең җырлар җитми кошлар, Безнең дә йөрәкләргә. Безгә дә кунып сайрагыз, Артмасмы моңнарыбыз. Бергә-бергә талпынырбыз, Бергәләп моңланырбыз. Сез кунуга чәчәк ата, Безнең гөлләребез дә. Кошлардагы матурлыклар Җитми шул әле безгә. Безгә дә кунып сайрагыз, Артмасмы моңнарыбыз. Бергә-бергә талпынырбыз, Бергәләп моңланырбыз. Кошлар сайрый канат кага Канат куя иңнәргә. Ак канатлар җитми әле Безнең дә күңелләргә. Безгә дә кунып сайрагыз, Артмасмы моңнарыбыз. Бергә-бергә талпынырбыз, Бергәләп моңланырбыз.