Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Ямьле язлар миңа бүләк итте
Мәхәббәтнең күптән көткәнен
Бар булмышым белән тоям кебек
Иренеңдә синең яз тәмен

Язларымда, җаным, таптым сине
Сусаганда күңел назларга
Салкын кышлар берүк бүләк итмә
Мәңге яшәт мине язларда

Гөрләвекләр аккан чакта җырлап
Карашыңнан синең эредем
Гөлләр кебек җылы җитмәгәндә
Сулган идем - кабат терелдем

Язларымда, җаным, таптым сине
Сусаганда күңел назларга
Салкын кышлар берүк бүләк итмә
Мәңге яшәт мине язларда

Күңелемдә язгы кояш булып
Балкыйсың син биреп яктылык
Үзе бер моң булсын сөюебез
Бездән соң да эзе калырлык

Язларымда, җаным, таптым сине
Сусаганда күңел назларга
Салкын кышлар берүк бүләк итмә
Мәңге яшәт мине язларда

Язларымда, җаным, таптым сине
Сусаганда күңел назларга
Салкын кышлар берүк бүләк итмә
Мәңге яшәт мине язларда
Салкын кышлар берүк бүләк итмә
Яшәт әле мине язларда
Мәңге яшәт мине язларда
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Хьаша Шамхан Далдаев  В капкане пальцев  Fleetwood Mac Hold Me  Fleetwood Mac As Long As You Follow  Fleetwood Mac Sara  Хочу губы твои 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен