Син минем чәчәгем(А.Хөсәенов сүз.һәм муз.) (исполнитель: Ильназ Бах)
Син килдең каршыма Чәчәкләрне кочып. Син үзең, сылукай, Гөлләрдән бер чәчәк. Мин сине яратам, Яратып дәшәмен: "Гомеремдә син минем Иң сылу чәчәгем". Кайларда йөрсәм дә Кемнәрне күрсәм дә — Чәчәктәй буй-сының Гел минем уемда. Мин сине яратам, Яратып дәшәмен: "Гомеремдә син минем Иң сылу чәчәгем". Ай үтәр, ел үтәр, Көтелгән көн җитәр — Булырбыз без бергә Мәңгегә, гомергә! Мин сине яратам, Яратып дәшәмен: "Гомеремдә син минем Иң сылу чәчәгем".