Ярату (слова Р.Галимов) (исполнитель: Назлы гөл (AiFaRa))

Ярату.

Энҗе нурлар яуды безнең юлга,
Санадык без күктән йолдызлар…
Бәгырьләрне телеп парлар үтте,
Еламсырап калды ялгызлар!
Ник белмәдек икән кадерләрен
Бергә булган якты мизгелнең?
Ник ачмадым сиңа йорәгемне,
Хисләремне ник соң сизмәдең?

К.: Мөмкин идеме соң яратырга
Безгә бәхет килгән чагында?
Су буена төшсәм, парсыз аккош
Берьялгызы канат кагына…

Бүләк чәчәкләрең күптән шиңде,
Йолдызлар да инде сүрелде…
Су буйларын ташлап аккош китте,
Арабызга сагыш үрелде…
Бергә йөргән сукмаклардан хәзер
Җилләр генә йөгереп узадыр…
Син яшәгән якка кошлар китә…
Тавышлары үзәк өзәрлек!

К.:  Өмет утым сүнми йөрәгемдә,
Яшим әл дә сине яратып…
Уем белән мин гел синең янда,
Сөюемне булмый аңлатып!

Ришат Галимов          Март, 2000.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Алина ахметшина  Толя когда увидел впервые белый свет  Сердце знает что есть между нами  2 эндинг атака титанов  Эндинг атака титанов  Когда нет тебя  Когда нет тебя дима тепло  Бул янымда хания фархи 
О чем песня
Назлы гөл (AiFaRa) - Ярату (слова Р.Галимов)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен