Гомерләр зая узмасын (исполнитель: Зайнап Фархетдинова и Зуфар Билалов)

Зифа Нагаева көе һәм сүзләре

Кояш җылысын тоймаса,
Ачылмый гөлләр.
Айның да йолдызы барга
Яктыра төннәр.

Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк.
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын,
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын,
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын!

Парсыз гына кошлар да бит
Оя коралмый.
Елга да бит ике ярсыз
Елга булалмый.

Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк.
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын,
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын,
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын!

Алда әле, алда булсын
Бәхет-шатлыгың!
Парлылыкны көтеп торсын
Тигез картлыгың!

Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк.
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын,
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын,
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Женисхан  РОНДО АНТОНИДЫ  Senin kozin  The Pogues The Ghost Of A Smile  Идеальный Мир Feat Domno Loc-Dog  Ost X-Blades  Влади - Чемпион мира  Дай мне уйти и разреши тебя любить 
О чем песня
Зайнап Фархетдинова и Зуфар Билалов - Гомерләр зая узмасын?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен