Мәхәббәт дуэты (исполнитель: Илдар Хакимов hэм Гүзәл Уразова)

Мәхәббәт дуэты

Бер күрүдә күңелемә кердең,
Бул дидең миңа гына.
Әйе диеп җавап бирде йөрәк
Бәгърем сиңа гына.

Кушымта:
Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә
Мәхәббәт янсын иде.
Ярый әле кавышканбыз диеп
Әйтергә язсын иде.

"Гүзәлем," - дип миңа дәшәсең син,
Буладыр төрле чагым.
Ялгыз, усал, моңсу чагымда да
Ярат син мине, җаным.

Кушымта.

Ялгыш кырыс дәшсәм ишетмә син,
Сабырлык сакта торсын.
Иркә сүзең, назлап елмаюың
Дөньямны оныттырсын.

Кушымта.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Helmet Milquetoast  Дом на горе Ирина Круг  Helmet Speechless  Helmet Pariah  Helmet Exactly What You Wanted  Helmet Insatiable  Helmet Smart  Helmet Crashing Foreign Cars 
О чем песня
Илдар Хакимов hэм Гүзәл Уразова - Мәхәббәт дуэты?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен