Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Китми күңелемнән минем һич Шул сөекле илкәем. Анда минем сөйгән халкым, Анда сөйгән әнкәем. Анда, сайрар кош шикелле, Көй суза гармуннары. Сызыла иркен таң һавада, Анда ил зар-моңнары. Анда җырлый җирдә һәр таш, Кул изи һәрбер агач. Анда кайтсам, мин дә башка; Анда мин дә сандугач.