"Язылмаган хатым" (исполнитель: Разиль Камалов & Рафина Ганиуллина)
1)Язылмаган хатым , Йөрәгемдә ялкын . Еллар аша сиңа эндәшәм . Хыялымда гына , Уйларымда гына Синең белән көн дә серләшәм. Язылмаган сүзем , Гел кабатлыйм үзем . Кер кундырмый күңел саклаган . Язылмаган хатым , Әйтелмәгән антым . Йөрәгемнән мең кат ятланган . 2)Язылмаган хатны , Хисләр эзләп тапты . Ут төртте дә кабат кабындым . Юа алмады вакыт , Тырышмады артык . Мин сагындым сине ,сагындым 3)Язылмаган хатта , Бар да синең хакта. Күңелемнән шуны аңлатам . Сине янда тоям , Тәмам итеп куям . Мин яратам сине ,яратам . (Айгуль.Вәлиуллина cүз.)