Яратам сине***) (исполнитель: Айнур жаным туган конен бн**))

Чакырырсың дип көтсәм дә,
Үзем килдем, түзмәдем.
Елны елга ялгый-ялгый,
Гомер үткән — сизмәдем.

Туган көн — гомер бәйрәме,
Туган көн — изге көн ул.
Сәламәт бул, кайгы күрмә,
Барчабыздан теләк шул.

Бүген синең туган көнең,
Сөекле кешем минем.
Киләчәгең бүгенгедәй
Матур булсын, кадерлем.

Туган көн — гомер бәйрәме,
Туган көн — изге көн ул.
Сәламәт бул, кайгы күрмә,
Барчабыздан теләк шул.

Кызганыч та, куаныч та
Гомерләрнең үтүе.
Бераз ямансу булса да,
Бәхет — бәйрәм итүе.

Туган көн — гомер бәйрәме,
Туган көн — изге көн ул.
Сәламәт бул, кайгы күрмә,
Барчабыздан теләк шул
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Rites of Spring By Design  Rites of Spring Remainder  Rites of Spring Persistent Vision  Rites of Spring Nudes  Rites of Spring End on End  Rites of Spring Hidden Wheel  Rites of Spring Patience  Section 25 Be Brave 
О чем песня
Айнур жаным туган конен бн**) - Яратам сине***)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен