Чыгарсынмы каршы алырга (исполнитель: Закир Шахбан и гр.Заман)

Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне,
Җырларыма кушып җырласам?
Каршы төшмәссеңме, йөрәгеңне
Мәхәббәтем белән чорнасам?

Минем белән тормыш сукмагыннан
Риза булырсыңмы үтәргә?
Аерылганда вәгъдә бирерсеңме
Кабат кайтуымны көтәргә?

Ашкынулы йөрәк көтә көн дә
Уртак таңның сызылып атканын.
Яшьлегемне җырга салган чакта
Кушылып җырларсыңмы, аппагым?

Кайткан чакта Сарман буйларына
Яннарыңда мәңге калырга,
Кырык эшең ташлап кырык якка,
Чыгарсыңмы каршы алырга?

__________________________________________
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Моя игра - баста  History a  Планета вертится Без билета  Bleach (English version)  И вновь осенний дождь стучит  Calvin harris feel so close  Ебанько автошкола 
О чем песня
Закир Шахбан и гр.Заман - Чыгарсынмы каршы алырга?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен