Анлашып яшэу бэхет (исполнитель: Гульшат Арсланова & Ратмир Валиев)
Тиңлә гөлгә, гөлләренә Әгәр сулар сибәлсәң. Тиңлә искән җылы җилгә, Назларына күмәлсәң. Яратам, дип әйтү бары Бу әле сүздә генә. Аңлашып яшәү – зур бәхет Карашып күзгә генә. Йөрәккәең йөрәгемдә Күзләрең күзләремдә Бар мы мондый сөю сездә, Әллә ме бездә генә!? Кояшка тиңлә җаннарын Җылыта алсаң гына Аем, диң, караңгы юлын Яктыртып барсаң гына Түзәрбез, диң, авырлыкка Бергә түзәлсәң генә Бәхетем, диң, язмышына Бәхет бирәлсәң генә.