Безнең гомер (исполнитель: Дилэ Нигматуллина & Булат Нигматуллин)

Таңдан искән җилләр кебек, 
Гомерләр узып бара.
Безнең гомер әйтерсең лә
Күз ачып йомган ара.
Тәгәри гомер йомгагы,
Юлларны саный-саный.
Тотам димә ул йомгакны,
Тәгәри, һич туктамый.

Безнең гомер - чишмә челтерәве ул,
Кайтавазы ерак язларның.
Безнең гомер - күкләр күкрәве ул,
Моң-сагышы киек казларның...

Ашкынабыз... Безнең гомер
Гел тоташ бәйрәм түгел.
Узган гомерләрне уйлап,
Моңлана кайчак күңел.
Ни булса да, безгә гомер
Тик бер генә бирелә.
Гомер - мизгел,
Шул мизгелнең кадерләрен бел генә.

Безнең гомер - чишмә челтерәве ул,
Кайтавазы ерак язларның.
Безнең гомер - күкләр күкрәве ул,
Моң-сагышы киек казларның...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Песня расстояние  Серые Улицы Outlaw Heroes Standing  Всё время  Дима птицами понять  Tsunaida Te ni Kiss wo Wada Kaoru  Вместе мы 2345 5ivesta Family  Axtarma meni sen ele aglatin kor oldu gozum  Rido кого 
О чем песня
Дилэ Нигматуллина & Булат Нигматуллин - Безнең гомер?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен