Кайда сез, яшьлек елларым? (исполнитель: Зөһрә Шәрифуллина)
Яшьлегем, яшьлек елларым, Кайда соң сез, кайда сез? Эзләсәм дә, таба алмыйм, Эндәшсәм дә файдасыз. Эзли-эзли яшьлегемне, Артыгыздан йөгердем. Кайда соң сез, унсигезем, Унтугызым, егермем? Онытмыйм мин яшьлегемне Чәчләргә чал керсә дә. Кайтарыгыз яшьлегемне Азга гына булса да. Эзли-эзли яшьлегемне, Артыгыздан йөгердем. Кайда соң сез, унсигезем, Унтугызым, егермем? Яшьлегем, һич югында син Ешрак искә төшсәнә. Яшәреп киткәндәй булам Яшьлек искә төшкәндә. Эзли-эзли яшьлегемне, Артыгыздан йөгердем. Кайда соң сез, унсигезем, Унтугызым, егермем? Шамил Тимербулатов көе Роберт Миңнуллин сүзләре