Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Болыннарга чыксам әгәр, Ал чәчәкләр мин эзлим. Өзелеп сөйгәнгәдер инде, Сине күрми мин түзмим. Көтәм сине,сагынып көтәм, Ничек көтмим соң инде? Мин бит сине өзелеп сөям, Ни хәл итим соң инде? Алларыңа синең киләм, Чәчкәләр бүләк итәм. Синең назлы карашыңнан Эримен дә мин китәм. Кояш нуры йөзләреңдә, Җылысы-йөрәгемдә. Көтәм,җаным, җавабыңны Һәр туган якты көндә.