авыр чаклар бик куп була, тузэргэ кирэк балам (исполнитель: Балан)

Көзге урман, сары ялан...
Коела кыңгыраулар.
Мәк гөледәй кызыл балан —
Каерып сындыралар.

Әнкәй, күңелем елап кала:
"Ник аны сындыралар?
Баланнар бит коелмыйлар,
Коела кыңгыраулар..."

Баланны өзәләр бит,
Җепләргә тезәләр бит.
Ятып елар чаклар була
Үзәкне өзәләр бит.

Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
"Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам..."

Әкрен генә чәчтән сыйпап
Эндәшә кебек әнкәм:
"Өлгергәндер инде балан,
Җыярга кирәк, балам."

Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
"Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам..."
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ya Habibi - Myrna Maakaron Various Artists  Я стану водападом Григорий Лепс  Комната OST Три богатыря Ход конем Дарсн  Минус Ms Pups при уч Миша Блэйк Я твоя дурь  В свете неоновых ламп Omerta  Приход глухого кота Рэп Revolution Энди Картрайт  Совсем розовый ft Banuma Словетский  Хай заходить в хату сон Группа Веснянка г Ватутино 
О чем песня
Балан - авыр чаклар бик куп була, тузэргэ кирэк балам?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен