Сары чәчәк (исполнитель: Асаф Вәлиев-Лилия Муллагалиева)

Су буйлары гаеплеме 
Сары чәчәк үскәнгә 
Юк син үзең гаепледер 
Су буена төшкәнгә 

Су буйларына төшмәсәм
Күрмәгән булыр идем 
Син миңа сары чәчәкләр 
Бирмәгән булыр идең
Син миңа сары чәчәкләр 
Бирмәгән булыр идең

Яшь  идек шул ,гаҗәп түгел 
Йолаларны белмәү дә. 
Сары чәчәк саргайта, дип 
Ник әйтмәгән берәү дә ?

Бәлки әле син үзең дә 
Шаярып йөргәнсеңдер,
Сары чәчәк бирим әле, 
Саргайсын дигәнсеңдер?

Сине күптән күргәнем юк 
Яшлегем калды артта
Тик һаман искә төшәсең 
Борылсам туган якка 
Сагындыра бергә чаклар 
Әйләнеп кайтмас еллар 
Нигә аерылды икән 
Безнең барасы юллар 
Сагындыра бергә чаклар 
Әйләнеп кайтмас еллар 
Нигә аерылды икән 
Безнең барасы юллар 
Нигә аерылды икән 
Безнең барасы юллар
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Знай это Любовь С ней рядом Амур  Sister christian  А я такая по серпантину шляпа  Осенняя-Я с бедой на плечах доползу  Купил Майку пойду до Полины  Время несется неуловимо но как  Чорнобиль  Пуля Денис Майданов 
О чем песня
Асаф Вәлиев-Лилия Муллагалиева - Сары чәчәк?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен