Бер елганың ике ярында (Сәүбән Чуганаев көе) (исполнитель: Сәрия Нәбиуллина)

Гомерләр бер генә,
Кадерен бел генә – 
Вакытлар әрәмгә узмасын.
Гөрләтеп яшәп кал,
Изгелек эшләп кал – 
Үкенергә генә язмасын.

Беребез дә җиргә килмәгән мәңгегә,
Барыбыз да – кунак бу дөньяда.
Кемгә күпме язган,
Кем соңлап, кем алдан – 
Барысы да язмышың кулында.

Тормышның юллары
Урау hәм бормалы,
Сынавы аның бит мең төрле.
Ни генә булса да,
Күңелләр тулса да,
Дөньяда яшәве күңелле.

Тормышың мәгънәсен,
Яшәү кагыйдәсен
Бик соңлап кына аңлыйбыз.
Үзеңнән соң әгәр
Салсак якты эзләр,
Димәк, без юкка килмәгән.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Лжеистория 2011 CrazY JulieT And GesimA  Spliff Dub Sukh Knight Remix Zomby  Shot на связе  РУСЛАН ШАНОВ - НЭХУЩ УДЖ  Марш Прощание славянки 1912 Где  Mic chiba наглый  Не тобой нельсон  Чародейка Эльбрус Джанмирзоев 
О чем песня
Сәрия Нәбиуллина - Бер елганың ике ярында (Сәүбән Чуганаев көе)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен