Энкей голе--Виталий Агапов музыкасы, Мирхади Разов сузлэре (исполнитель: Виталий Агапов)

Виталий Агапов көе, 
Мирһади Разов сүзләре.

Чит җирләрдә гомер кичерәбез,
Тынгы бирми сагыш йөрәккә.
Сагынганда гына карарсыз, дип,
Гөл җибәргән әнкәй бүләккә.
  
  Кушымта:
  Гөл җибәргән(2) әнкәй, боекмагыз,
  Йөремәгез, диеп, моңаеп.
  Авыр чакта киләм гөл каршына,
  Әнкәй карый сыман елмаеп.
  
Әнкәй гөле һәрчак яшел килеш,
Күз карасы кебек саклыйбыз.
Өебездә шушы гөлдән изге,
Кадерлерәк әйбер тапмыйбыз.
 
Кушымта.
 
Чәчәк ата язлар җиткән саен,
Күңелләргә тула наз, рәхәт.
Үзең кебек безгә бәхет биргән
Гөлең өчен, әнкәй, мең рәхмәт.
 
Кушымта.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Гимн Семье Инь-Янь Cover Дмитрий Скиданенко  Притча о лилипуте Валентин Никулин  Ода Андреасу 2 Эротически болен Alex  Miku Disturbia  Оставь меня кдк 
О чем песня
Виталий Агапов - Энкей голе--Виталий Агапов музыкасы, Мирхади Разов сузлэре?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен