Алмагачлары (исполнитель: Трио Восторг)
Трио “Восторг”-Алмагачлары. Кердем алма бакчасына, алма җиргә коелган. Җырламыйча түзә алмыйм: җәен дуслар җыелган. Җырламыйча түзә алмыйм: җәен дуслар җыелган. Эх, алмагачлары! Сайрый сандугачлары. Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый сагындыра башлады. Җырлыйк әле, җырлыйк әле алмагачы көенә! Шул көйгә җырлаган чакта күңелләрем сөенә. Шул көйгә җырлаган чакта күңелләрем сөенә. Эх, алмагачлары! Сайрый сандугачлары. Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый сагындыра башлады. Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый, сайрый сандугачлары. Җырлыйк әле, җырлыйк әле, җырлыйк әле шушы айда! Кычкырып җырлап җибәрәм – янган йөрәккә файда. Кычкырып җырлап җибәрәм – янган йөрәккә файда. Эх, алмагачлары! Сайрый сандугачлары. Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый сагындыра башлады. Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый, сайрый сандугачлары.