Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Наз таратып килә җылы язлар,
Берсен-берсе таба сөйгән ярлар.
Бу язлар мине сагышка салды,
Алар сине миннән тартып алды.
Син булмагач, язлар миңа салкын,
Йөрәгемдә сүнде кайнар ялкын.
Авыр чакларда гел булдың терәк,
Язлар кирәкми мина, син кирәк.

"Китмә, иркәм" диеп мин уянам,
"Мине ташлама" диеп ялварам.
Синсез, иркәм, ятим калды язым,
Ник калдырдың мине ялгызым?..

Эзлим сине, яңгырлар яуса да,
Куе томан юлымны сырса да.
Сине табып, җилкәгә кул сузам,
"Китмә, иркәм" дип кабат уянам.
Калды җаным җыеп бөтен көчен
Җирдән сиңа таба очкан килеш.
Ике җан бергә очрашыр өчен
Тагын ничә яз үтәргә тиеш?

Бирер идем соңгы сулышымны
Күрер өчен синең карашыңны..
Җаным сиңа туктаусыз тартыла,
Йолдыз булып күкләргә атыла..

Синсез, иркэм, ятим калды язым,
Ник калдырдын мине ялгызым?..
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Closure in Moscow Reindeer Age  Closure in Moscow Sweet#hart  Medallion  Closure in Moscow Vanguard  Closure in Moscow A Night at the Spleen  Closure in Moscow Afterbirth  Closure in Moscow Dulcinea 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен