Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Гел бәхетле булып булмый,
Бик бәхетсез көннәр бар.
Мендәр читен юешләтеп,
Елап чыккан төннәр бар.

Син минем янымда булсаң,
Бар кайгылар чүп кенә.
Май кояшы кебек көләм,
Бер кочаклап үп кенә.

Кешеләр дә төрле-төрле,
Кара мәче юл кисә.
Җаннарымны өшеттереп,
Зәһәр телле җил исә.

Син минем янымда булсаң,
Бар кайгылар чүп кенә.
Май кояшы кебек көләм,
Бер кочаклап үп кенә.

Тормыш юлы сикәлтәле,
Таулар да бар, упкын да.
Кая барырга да белми
Йөзгәнем бар дулкында.

Син минем янымда булсаң,
Бар кайгылар чүп кенә.
Май кояшы кебек көләм,
Бер кочаклап үп кенә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Vk от жизни устала я жить перестала  Спи дитя усталое баюшки баю  Белые лебеди минус маша федорова  Василий еремеев эдэр киьи  Сказочный патруль 21 серия 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен