Миләшләрем (бу җырны мин бәләкәй чакта җырлый идем, мәгънәсен дә аңламыйча..) (исполнитель: Алсу Хисамиева)
Өй каршындагы миләшләр Аңлагандай теләкне, Чакыралар бушатырга Сагыш тулы йөрәкне.. Миләшләрем, миләшләрем - Сез минем сердәшләрем.. Йөрәктәге сагышлардан Түгелә күз яшьләрем.. Авыр булган минутларда Киләм сорап киңәшләр, Әйтегезче, сагышларны Ничек басыйм, миләшләр.. Миләшләрем, миләшләрем - Сез минем сердәшләрем.. Йөрәктәге сагышлардан Түгелә күз яшьләрем.. Миләшләрем тибрәләләр Әкрен искән җилләрдә. Сагышларым бетәр әле Кайтсам туган җирләргә. Миләшләрем, миләшләрем - Сез минем сердәшләрем.. Йөрәктәге сагышлардан Түгелә күз яшьләрем..(2 мәртәбә) Йөрәктәге сагышлардан Түгелә күз яшьләре..