Шахта (исполнитель: Айгөль Сагынбаева)
Шәйхи Маннур сүзләре Татар халык көе ШАХТА Китә җаныем, китә җаныем, Китә җаныем Донбасска; Ул китә инде Донбасска, Сүз бирдек ташлашмаска. Шахталарга син төшәрсең, Җырлап күмер кисәрсең; Әмма мине бик сагынсаң, Бик саргайсаң, нишләрсең? Бик сагынсаң, бик саргайсаң, Йөрәккәең тынмаса, Сагынуларың чиктән ашса, Чакыртырсың Донбасска.