Карлы яңгыр (Ҡарлы ямғыр) /минус/ (исполнитель: Зөфәр Хәйретдинов (Вилдан)

Нариман Камал сүзләре Зөфәр Хәйретдинов көе

Күз яшьләре булып яңгыр ява,—
Ник елыйсың, болыт, елама.
Зинһар өчен, искә төшермәле,
Авыр бит соң миңа болай да.

Карлы яңгыр, карлы яңгыр
Тәрәзәмә сылана.
Яшьле күзләреңне миңа төбәп,
"Гафу ит!" — дип сорама…

Белмисеңдер түгел, беләсеңдер
Йомшак икәнлеген күңелем.
Өзелергә торган көзге яфрак,
Ялгыз калган яфрак мин бүген.

Карлы яңгыр, карлы яңгыр
Тәрәзәмә сылана.
Яшьле күзләреңне миңа төбәп,
"Гафу ит!" — дип сорама…

Онытырга телим — мөмкин түгел,
Тәрәзәдә минем гел күзем.
Минем кебек син дә газаплансаң,
Кичермичә ничек соң түзим?..

Карлы яңгыр, карлы яңгыр
Тәрәзәмә сылана.
Яшьле күзләреңне миңа төбәп,
"Гафу ит!" — дип сорама…
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Шестиструнная гитара ринат каримов  Mutemath Spotlight  Больше не хочу быть ночной женой  ТОКИО - Не могу насмотреться  Ольга Кормухина- Я падаю в небо  Я не любила Алина Артц  Тимур темиров любимая 
О чем песня
Зөфәр Хәйретдинов (Вилдан - Карлы яңгыр (Ҡарлы ямғыр) /минус/?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен