Сездә кала ярты җаныбыз (Рәмис Аймәт сүз. Ленур Зәйнуллин муз.) (исполнитель: Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов)

СЕЗДӘ КАЛА ЯРТЫ ҖАНЫБЫЗ

Н.Шәймарданов көе,
Р.Аймәт сүзләре

Утлар сүнәр тиздән бу залларда,
Алкышлар да тынар, җырлар да.
Җырланачак яңа җырларыбыз
Чакыра безне ерак юлларга.

Кушымта:
Без китәбез, моңлы җырлар булып
Атсын сезнең hәрбер таңыгыз
Китсәк тә без ерак еракларга,
Сездә кала ярты җаныбыз.

Утлар сүнәр, ләкин йөрәкләрдә
Мәңге сүнмәс кебек бу хисләр.
Безне җыр канатында тирбәткән
Кабатланмас кебек бу кичләр.

Кушымта.

Күрешербез әле тагын, дуслар,
Бирсен генә Ходай гомерләр.
Күрешербез сезнең йөрәкләргә
Моңнар белән үреп күперләр.

Кушымта.
 [bad word]  [bad word] club3524919
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
The Best Cartel  Tous les memes  Крыс шмендра  Coldrain - Stuck  Stryper To Hell With The Devil  Stryper Calling On You  Stryper Honestly  Stryper The Way 
О чем песня
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов - Сездә кала ярты җаныбыз (Рәмис Аймәт сүз. Ленур Зәйнуллин муз.)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен